Дуслар, барыгызны да иске имлядагы китаплар тупланган иң зур бәйсез һәм ирекле электрон китапханәгә ярдәм итәргә чакырам! @sehifeleribiz китапханәсен бер мөхтәрәм кардәшебез алып бара.
Бүген әлеге сайтта (https://sites.google.com/g2kzn.org/sahifelerimiz) меңләгән китап, вакытлы матбугат, төрле-төрле чыганаклар җыелган. Боларның күпчелегенә тулысынча бушлай ирешеп була! Ә кайбер китапларның хәтта төрле еллардагы басмалары белән дә танышу мөмкин! Иң мөһиме – моңарчы интернетта тормыш күрмәгән китаплар да цифрлаштырылып, көннән-көн китапханәгә өстәлә бара.
Проект даими эшләсен өчен, сез дә матди ярдәм күрсәтә аласыз. https://boosty.to/sehifelerimiz сайты аша проектка аена 200, 500, 1000 сум фида итә башларга була. Исәпләп карыйк: әгәр каналыбызның һәрбер язучысы аена бер кофе бәясен проект хисабына күчереп торса, проект ай саен 175 000 сумлык бюджетка ия булачак! Бәйсез һәм ирекле булуы, һәрберебезгә дә дини-милли-әдәби мираска ирешү мөмкинлекләрен ачу проектның төп максатлары булып тора.
>>Click here to continue<<